Карлос Сааведра Ламас
Contributors to Wikimedia projects
Article ImagesБу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Сааведра битенә күчегез.
Карлос Сааведра Ламас (исп. Carlos Saavedra Lamas; 1 ноябрь 1878 ел – 5 май 1959 ел) — аргентиналы галим-хокукчы һәм сәясәтче, 1936 елда Латин Америкасыннан беренче Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Карлос Сааведра Ламас | |
---|---|
Туган телдә исем | исп. Carlos Saavedra Lamas |
Туган | 1 ноябрь 1878 Буэнос-Айрес |
Үлгән | 5 май 1959 (80 яшь) Буэнос-Айрес |
Үлем сәбәбе | инсульт |
Күмү урыны | Реколета зираты[d] |
Ватандашлыгы | Аргентина |
Әлма-матер | Буйныс-Айрыс үнивирситите[d], Буйныс-Айрыс милли көллияте[d] һәм Национальный университет Ла-Платы[d] |
Һөнәре | хокукчы-галим, сәясәт эшлеклесе |
Эш бирүче | Буйныс-Айрыс үнивирситите[d] һәм Национальный университет Ла-Платы[d] |
Сәяси фирка | Милли мохтариятчеләр фиркасе[d] |
Бүләк һәм премияләре | Тынычлык өчен Нобель премиясе |
Биография
Карлос Сааведра Ламас 1878 елда Буйныс-Айрыста туа. 1903 елда хокук докторы дәрәҗәсе белән Буйныс-Айрыс университетын тәмамлый. Халыкара хокук профессоры була, шулай ук Ла-Плата университетында хокук белемен һәм социологияне укыта. Сәяси карьерасын 1906 елда иҗтимагый кредит хезмәтен җитәкләү белән башлый. 1908 елда Аргентина парламентына сайлана, ә 1915 елда юстиция һәм иҗтимагый мәгариф министры итеп билгеләнә. 1932 елдан 1938 елга кадәр Сааведра Агустин Педро Хусто хөкүмәтендә тышкы эшләр министры вазифасын үти. Бу вазифасында ул Боливия-Парагвай конфликтын хәл итүдә катнаша һәм алты нейтраль Америка дәүләтеннән дуслашу комиссиясен оештырып, 1934 елның июнендә тынычлык килешүенә кул куюга ирешә. Тынычлык булдыруда хезмәтләре өчен ул 1936 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Шул ук елны ул Милләтләр Лигасының президенты итеп сайлана.
1959 елда Буйныс-Айрыста 80 яшендә вафат була.
Сылтамалар
- Карлос Сааведра Ламас — биография (рус.)
- Nobelprize.org (ингл.)