Николай Лобачевский


Contributors to Wikimedia projects

Article Images

Николай Лобачевский

Николай Иван улы Лобачевский (1792— 1856) — рус математигы, евклидча булмаган геометрияне барлыкка китерүче, әлеге геометрия математикада аксиоматиканың роле турындагы күзаллауны үзгәртә һәм чагыштырмалылык теориясен эшкәрткәндә мөһим роль уйный. Шулай ук математик анализга һәм алгебрага зур өлеш кертә. Ул югары дәрәҗәдәге алгебраик тигезләмәләрне чишүнең якынча методын эшкәрткән. Беренче тапкыр дөнья тарихында 5-нче Евклид пастулаты (параллель сызыклар турында) шик астында куйган, Евклид түгел яки Лобачевский геометриясе булдырган. Лобачевский геометриясе нигезендә Альберт Эйнштейн "Гомуми чагыштырмалылык теориясе" һәм "Бердәм кыр теориясе" иҗат иткән.

Николай Иван улы Лобачевский
Туган телдә исем рус. Николай Иванович Лобачевский
Әйтелеш
Туган 1 декабрь 1792
Түбән Новгород
Үлгән 24 февраль 1856 (63 яшь)
Казан
Күмү урыны Арча зираты[1]
Яшәгән урын Казан университеты риктыры йорты[2]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Казан Император университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан Император университеты
Җефет Varvara Alexeyevna Moiseyeva[d]
Гыйльми дәрәҗә: табигый фәннәр магистры[d] (1811)

 Николай Иван улы Лобачевский Викиҗыентыкта

1811-46 елларда Казан дәүләт университетында, 1827-46 ректор, профессор (1822). 1846 елдан Казан уку-укыту округы попечителе ярдəмчесе. К. Гаусс медаленә лаек була (1856, вафатыннан соң). Хезмəтлəре геометрия, әлҗәбер, астрономия, механика һəм физика, ихтималлык теориясенә карый.

Айдагы бер кратер һəм бер кечкенə планета Лобачевский исеме белəн атала. Лобачевский исемендəге халыкара бүлəк булдырыла (1895).

 
Лобачевский кабере
  • Казан Дәүләт Университеты янында 1896 елның 1 сентябрьдә Николай Лобачевскийгә һәйкәл ачылган иде.
  • Казан шәһәре үзәгендә һәм башка шәһәрләрдә Лобачевский исемендәге урамнары бар.
  • Лобачевский исемендәге Казан Университеты фәнни китапханәсе
  • Лобачевский исемендәге Казан Университеты каршындагы лицее
  • 2016 ел ахырында КФУда музее ачыла.