Павел Пронягин


Contributors to Wikimedia projects

Article Images

Павел Пронягин (1916-1997) - Совет офицеры һәм партизан, Шорс исемендәге отряд командиры.

Павел Пронягин
Туган 28 гыйнвар 1916
Антоновка, Красновидовское сельское поселение[d], Кама Тамагы районы, Татарстан АССР
Казан губернасы, Россия империясе яки Кама Тамагы районы, Татарстан АССР
Үлгән 1 декабрь 1997 (81 яшь)
Брест, Беларусь
Күмү урыны гарнизонное кладбище Бреста[d]
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре партизан, офицер
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә капитан[1]

Википедиядә Пронягин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.

Пронягин Павел Васильевич 1916 елның 28 гыйнварында Рәсәй империясенең Казан губернасы Антоновка авылында крестьян гаиләсендә туа (хәзерге - Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Антоновка ). Казан университетының математика факультетында укыган. 1939 елда Кызыл Армиягә алына.

1941 елның 26 июнендә лейтенант Пронягин, разведка взводы җитәкчесе булып, сугышка керә, яралана, һәм чолганышта калалар. Алар көнчыгышка үзләренең ягына фронт сызыгы аша кире кайта алмыйлар, шуңа күрә алар урманнарга китеп, партизанлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. 1941-1942 елның авыр кышыннан соң, язын Пронягин командованиесе астында партизаннар төркемнәрен — әйләнә-тирәдәгеләрне һәм җирле халыкны берләштергән шактый зур отряд барлыкка килә.Алар Белоруссия урманнарында немецларның олауларына һөҗүм итә һәм зур булмаган отрядларга засадалар оештыра.

1942 елның августында партизаннар Коссово авылына һөҗүм итә, аны комендатура белән берлектә кулга алдылар һәм берникадәр тоткарлыйлар. Косово геттосыннан 200дән артык яһүдне коткаралар.[2] Пронягин отряды шулай ук бер төркем яһүдләргә Слоним геттосыннан [3] .качарга ярдәм итә.Аннан соң коткаручылар партизан отрядларына керә һәм оккупантлар белән сугыша.

Шулай ук Пронягин отрядында Брест геттосыннан качкан күп кенә яһүдләр дә сугыша .

Сугыштан соң, ТатАССР ның Югары Ослан, Барановичи янында Бөек Луки мәктәпләрендә директор булып эшли. Брестта вафат була.

Партизан отрядында гаиләсе була. Кызганычка каршы баласы урманда үлә, кәләше Дина сугыштан соң АКШка эмиграцияләнә. Гомеренең азагында алар бер-берсе белән күрешә,хат алышалар

Сугыштан соң отрядтагы кызга - Анастасия Петровна Новикка өйләнә. Гомере буе аның белән яши. Аларның ике баласы була - Валентина һәм Виктор. Аларның шулай ук ике оныгы булган - Татьяна һәм Анастасия. Павел Васильевичның ике абыйсы булган, бертуганның улы калган (2011 елда ул әле исән була).

  • Пронягин П. В. У самой границы / Лит. запись А. М. Припотнева. — Минск: Беларусь, 1979. — 207 с.[ком 1].
  • Кызыл Байрак ордены (1944)
  • 1 дәрәҗә "Ватан сугышы Партизанына" медале (1944)
  • Брест шәһәренең мактаулы гражданины (1974) [4] .
  • [4] Брест һәм Косово шәһәрләрендәге бер урам Павел Пронягин исемен йөртә.
  • Брестның Павел Пронягин яшәгән Киров урамындагы йорт фасадында мемориаль такта урнаштырылган [4] .
  • Элла Максимова {{{башлык}}} // Известия : газета. — № 29.
  • Светлана Брайловская {{{башлык}}} // СОЮЗ. Беларусь-Россия (Российская газета). — № 37 (665).
  • Светлана Брайловская {{{башлык}}} // СОЮЗ. Беларусь-Россия (Российская газета). — № 5 (729).
  • Пронягин Павел Васильевич // Партизаны Беларуси: Специальный проект Издательского дома «‎Беларусь сегодня» и Национального архива Республики Беларусь.
  • Владимир Глазов {{{башлык}}} // Брестский курьер : газета.
  • Почётные граждане: Пронягин Павел Васильевич // Брестский городской исполнительный комитет.