Төньяк Ирландия
Төньяк Ирла́ндия (ингл. Northern Ireland, ирл. Tuaisceart Éireann, Калып:Lang-us) — Бөекбританиянең административ-сәяси өлеше. Ул Ирландия утравының төньяк-көнчыгышында урнаша. Башкаласы һәм иң зур шәһәре — Белфаст. Төньяк Ирландияне Ольстер белән бутарга ярамый.
Байрак | |
Башкала | Белфаст |
---|---|
Халык саны | 1 852 168 (бәя, 2015) |
Нигезләнгән | 8 май 1921 |
Сәгать кушагы | UTC±00:00, UTC+01:00 |
Рәсми тел | инглиз теле, ирланд теле |
География | |
ИҖБ | Бөекбритания |
Мәйдан | 14,130 км² |
Координатлар | 54.6075°N 6.6925°W |
Cod SYG | N92000002 |
GB-NIR | |
Сәясәт | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | стерлинг фунты |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Телефон коды | +35348, +4428 |
Төньяк Ирландиянең үзәгендә Бөекбританиянең иң зур күле Лох-Ней урнашкан (392 км²). Административ берәмлекнең иң югары ноктасы — Слив Донард (ингл. Slieve Donard; биеклеге 848 м).
Ирландия утравы дүрт тарихи регионга бүленгән — Ольстер, Манстер, Лейнстер һәм Коннахт. Ольстерның алты графлыгы Төньяк Ирландия составына керә, өчесе — Ирландия Җөмһүриятендә.
Административ яктан 6 тарихи графлыктан торган Төньяк Ирландия 2015 елга кадәр 26 районга бүлеп идарә ителә иде.
|
2015 елда үткәрелгән "эреләндерү"дән соң, районнар саны 11 гә калды.
- Белфаст (Belfast)
- Ардс-энд-Норт-Даун (Ards and North Down)
- Антрим-энд-Ньютаунабби (Antrim and Newtownabbey)
- Лисберн-энд-Каслрей (Lisburn and Castlereagh)
- Ньюри, Морн-энд-Даун (Newry, Mourne and Down)
- Арма, Банбридж-энд-Крейгавон (Armagh, Banbridge and Craigavon)
- Мид-энд-Ист-Антрим (Mid and East Antrim)
- Козуэй-Кост-энд-Гленс (Causeway Coast and Glens)
- Мид-Алстер (Mid-Ulster)
- Дерри-энд-Страбан (Derry and Strabane)
- Фермана-энд-Ома (Fermanagh and Omagh)
2007 елда дин тоту турында социологик сораштыру мәгълүматлары буенча, Төньяк Ирландиядә яшәүчеләрнең 53% ы үзләрен протестантлар, 44% ы католиклар, халыкның 3% ы атеистлар яки башка дин тотучылар дип саный[1].
- Католицизм
- Протестантлык
- Ислам
- Һинд дине
- ↑ Religious and Political Discrimination and Equality of Opportunity In Northern Ireland. әлеге чыганактан 2012-02-11 архивланды. 2023-09-18 тикшерелгән.