Чөгендер


Contributors to Wikimedia projects

Article Images

Чөгендер (лат. Béta) — алабутачалар семьялыгыннан икееллык үсемлек.

Чөгендер
Халыкара фәнни исем Beta L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Beteae[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 25(2)[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]

 Чөгендер Викиҗыентыкта

Составында А, С, В1 В5, В6, Е, РР витаминнары, фолий кислотасы, тимер, калий, кальций, магний, фосфор, цинк, йод, углеводлар, клетчатка, аксым һәм аминокислоталар, май, шикәр, лимон, алма, кузгалак, рибофлавин, тиамин, азотлы матдәләрнең органик кислоталары бар.

Нәрсәне дәвалый? Калкансыман биз авыруларын дәваларга булыша. Чө гендер составында йод булганга күрә, ул яшелчәләр арасында бу яктан лидер исәпләнә. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләрен дәвалый, чөгендер составындагы и витамины ашкайнату тракты эшчәнлеген нормальләштерә.

Бөер һәм бавыр авыруларын, йоткылык өсте ялкынсынуын дәваларга ярдәм итә. Чөгендер онкологик авыруларга каршы тора. Бу яшелчә организмда оксидлашу процессларын арттыра һәм яман шеш үсүен туктата.

Шикәр чире булган кешеләргә чөгендер белән мавыкмаска киңәш ителә.

Беренче елда эре, озын саплы яфраклар кәрзине һәм төрле форма, күләм һәм төстәге, халык телендә тамыразык дип йөртелә торган итләч тамыры үсә. Икенче елда биек, ботаклы, күп яфраклы, тармак очларында икешәр-бишәр булып утыручы күпләгән чәчәкләре булган сабаклары үсә, халык аны орлык чөгендере дип йөртә. Чәчәкләре матур түгел, яшел яки аксыл, биш аерчалы, гади чәчәк тирәлекле. Җимешләре — бер орлыклы чикләвекчекләр, өлгергәндә икешәр-алтышар булып үзара кушылалар һәм җимеш төркеме — йомгакчыклар хасил итәләр. Июнь-августта чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.

Кыргый хәлдә билгеле түгел. Безнең эрага кадәр күп гасырлар элек культуралаштырылган. Хәзерге вакытта төньяк ярымшар илләрендә зур мәйданнарда үстерәләр. Тамыразыкларын файдалану буенча, чөгендернең күпләгән сортлары өч төркемгә бүленә: шикәр чөгендере, аш чөгендере һәм терлек азыгы чөгендере. Безнең ил шикәр чөгендере игү буенча дөньяда беренче урыннарның берсен алып тора. Азык итеп һәм дәва өчен, чөгендернең тамырларын һәм яфракларын файдаланалар. Тамырларын шикәрләр (аш чөгендерендә 8—12%, шикәрледә — 20% ка кадәр), аксымнар (1,5%), май, клетчатка, органик кислоталар (алма, лимун һ. б.), минераль тозлар (магний, кальций, калий, тимер, йод һ. б.), буяу матдәләре, С, В1, В2, Р, РР витаминнары, фолий кислотасы бар.

Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланганнар. Тамырларында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозларны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 мг% кадәр) һәм каротин (А провитамины) бар. Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөгендер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, кишер һәм әче торма соклары кушылмасы белән халык медицинасында элек-электән үк азканлылыкны дәвалаганнар. Шундый кушылманы берничә ай дәвамында көн саен, ашар алдыннан, 1—2 шәр аш кашыгы эчәргә кушалар. Зәңгелә һәм азканлылыкны дәвалау өчен әчетелгән чөгендерне дә кулланырга була.

Заголовок
 
Шикәр чөгендере

Шикәр чөгендере  

 
Азык чөгендере

Азык чөгендере  

 
Гади чөгендер

Гади чөгендер  

 
'Бордо' чөгендере

'Бордо' чөгендере  

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.