Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты


Contributors to Wikimedia projects

Article Images

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Русиядәге югары уку йорты

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (ТДГПУ, рус. Татарский государственный гуманитарно-педагогический университет) — Россиянең иң борынгы университетларның берсе. 2011 елдан башлап Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлеше булып тора.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Элеккеге исем

Казан дәүләт педагогика университеты, Казан дәүләт педагогика институты, Шәрекъ педагогика институты
Эшләү еллары 1876 ел2011 ел
Ректор Рәдиф Җамалетдинов
Урынлашу
Сайт tggpu.ru/tt

Факультетларда көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 14 меңнән артык студент белем ала.

 
Казан дәүләт педагогика институты (1934-1994 еллар)

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Россиянең иң өлкән югары уку йортларының берсе булган Казан дәүләт педагогика университеты базасында ачыла. Педуниверситетның башлангычы – 1876 елда Мәскәү һәм Санкт-Петербургдан соң ачылган Казан укытучылар институты. Шуннан соң аның исеме үзгәреп тора:

  • Казан укытучылар институты (1918 ел);
  • Көнчыгыш педагогия институты (1922 ел);
  • Татар педагогия институты (1931 ел);
  • Казан дәүләт педагогия институты (1934 ел);
  • Казан дәүләт педагогика университеты (1994 ел);
  • Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (2005 ел).

1922 елда, укытучылар институтын, КДУның җәмгыяви фәннәр факультеларын кушу юлы белән Шәрык педагогия институты оештырыла. Институтны дүрт бүлек тәшкил иткән: физика-математика, биология-география, тел-тарих һәм шәрык белеме бүлекләре.