2005 ел
Contributors to Wikimedia projects
Article ImagesБезнең эраның 2005 елы, III меңьеллыкның 5 елы, XXI гасырның 5 елы, XXI гасырның 1 унъеллыгының 5 елы, 2000 елларның 6 елы
2005 (ике мең бишенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 2005 елы, III меңьеллыкның 5 елы, XXI гасырның 5 елы, XXI гасырның 1 унъеллыгының 5 елы, 2000 елларның 6 елы. 2005 елдан бирле 19 ел үтте.
Еллар |
---|
2001 · 2002 · 2003 · 2004 — 2005 — 2006 · 2007 · 2008 · 2009 |
Унъеллык |
1980-еллар · 1990-еллар — 2000-еллар — 2010-еллар · 2020-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
- 20 гыйнвар — Джордж Буш икенче тапкыр АКШ президенты вазифаларына керешә.
- 23 гыйнвар — Виктор Ющенко, ант биреп, Украина президенты эшен башлый.
- 16 февраль — Киот килешүе үз көченә керә.
- 24 март — «Тюльпан инкыйлабы» нәтиҗәсендә Кыргызстан президенты Әсгар Акаев вазифасыннан куыла.
- 17 апрель — Красноярск крае һәм Эвенк автоном округын берләштерү буенча референдум уза.
- 19 апрель — Ватиканда 265-нчы Рим папасы Бенедикт XVI сайлана.
- 19 апрель — Сарански шәһәрендә Мордовия татарларының «Юлдаш» гәзитенең беренче саны чыга.
- 25 апрель — Болгария һәм Румыния Европа Берлегенә керү турындагы килешүне имзалый.
- 5 май — Бөекбритания парламентына узган сайлауларда лейбористлар җиңү яулый.
- 1 июнь — Референдумда Нидерландлар халкы Европа Конституциясе проектын кире кага.
- 7 июль — Лондонда террористик актлар сериясе. 50-дән артык кеше вафат.
- 11 июль — Татарстан хөкүмәте карары белән Татар дәүләт гуманитар институты һәм Татар-Америка төбәк институты юк ителә.
- 26 июль — «Колумбия» һәлакәтеннән соң беренче шаттлны җибәрү: STS-114 очуына «Дискавери» китә.
- 27 август — Казан метросы ачыла.
- 30 август — Казан үз меңьеллыгын билгели.
- 26 сентябрь — Пентагон күпләп биологик коралны сатып ала башлый.
- 23 октябрь — Польшада президен сайлауларның икенче тур нәтиҗәсендә Лех Качиньский җиңү яулый.
Шулай ук карагыз: Төркем:2005 елда вафатлар
- 3 гыйнвар — Сөләйман Еникиев, физиолог, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.
- 17 гыйнвар — Абдулла Кротов, сукыр җырчы һәм музыкант, борынгы татар-мишәр халык җырларын саклаучы һәм башкаручы.
- 22 гыйнвар — Консуэло Веласкес, композитор.
- 10 февраль — Артур Миллер, АКШ драматургы.
- 4 март — Люция Фарсина, татар актрисасы.
- 7 март — Равил Үтәбай-Кәрими, шәркыять һәм исламият белгече.
- 22 март — Кэндзо Тангэ, япон архитекторы.
- 26 март — Джеймс Каллаган, британ сәясәтчесе, Бөекбритания премьер-министры.
- 26 март — Клара Лучко, ССРБ халык артисты.
- 2 апрель — Камил Фасиев, дәүләт эшлеклесе, галим.
- 2 апрель — Иоанн Павел II, Рим папасы.
- 4 май — Наис Гамбәр, шагыйрь.
- 6 май — Радик Сибәгатов (70), күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, Башкортстан татарларының милли–мәдәни хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.
- 15 май — Наталья Гундарева, РСФСР халык артисты.
- 18 май — Шамил Яһүдин, балет артисты, педагог, РСФСР халык артисты.
- 20 июнь — Джек Килби, АКШ физигы.
- 9 июль — Ибраһим Абдуллин (84), татар язучысы, драматург.
- 17 июль — Эдвард Хит, британ сәясәтчесе, Бөекбритания премьер-министры.
- 20 июль — Роза Хафизова, татар язучысы.
- 15 август — Фәтислам Абилов, Советлар Берлеге Каһарманы, полковник.
- 3 сентябрь — Кыям Миңлебаев, татар журналисты, тәрҗемәче.
- 9 сентябрь — Ибраһим Канапацкий, Беларусь татарларының иҗтимагый һәм дини җитәкчесе.
- 21 сентябрь — Вагыйз Фәтхуллин, татар галиме.
- 25 сентябрь — Мостай Кәрим, татар-башкорт язучысы, шагыйрь, драматург.
- 5 октябрь — Сәләй Вәгыйзов (96), педагог, татар балалары өчен «Әлифба» китабы авторы.
- 14 октябрь — Олег Лундстрем (89), композитор, эстрада дирижеры.
- 24 октябрь — Шамил Анак, татар, башкорт һәм рус телләрендә иҗат иткән шагыйрь, тәрҗемәче.
- 25 октябрь — Маргарита Назарова, циркта юлбарыслар буйсындыручы, РСФСР халык артисты.
- 12 декабрь — Рәүвәл Ишкәев, нефтьче.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Рөстәм Мингалим, татар шагыйре («Дәрт күлмәге» китабы өчен).
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Рой Глаубер, Джонн Холл һәм Теодор Хенш.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Граббс, Ричард Шрок һәм Ив Шовен.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Ричард Аксель һәм Линда Бак.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Эльфрида Елинек.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Финн Кюдланд һәм Эдвард Прескотт.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — МАГАТЭ.
№ | Исем | Яшь | Байлык, млрд.$ | Ватандашлык | Рейтинг үзгәрүе |
---|---|---|---|---|---|
1 | Билл Гейтс | 49 | 46,9 | АКШ | 0 |
2 | Уоррен Баффет | 74 | 44 | АКШ | 0 |
3 | Лакшми Миттал | 65 | 24 | Һиндстан | +59 |
4 | Карлос Слим Элу | 65 | 23,8 | Мексика | +13 |
5 | әл-Вәлид ибн Талал әс-Сәүд шаехзадә | 48 | 23,7 | Согуд Гарәбстаны | −1 |
6 | Ингвар Кампрад | 78 | 23 | Швеция | +7 |
7 | Пол Аллен | 52 | 21 | АКШ | −2 |
8 | Карл Альбрехт | 85 | 18,5 | Алмания | −5 |
9 | Лоуренс Элисон | 60 | 18,4 | АКШ | +3 |
10 | Сэмюэл Робсон Уолтон | 61 | 18,3 | АКШ | 0 |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |