Морат Әвәзов


Contributors to Wikimedia projects

Article Images

Морат Әвәзов, Морат Мохтар улы Әвәзов (каз. Мұрат Мұхтарұлы Әуезов; Mūrat Mūhtarūly Äuezov, 1943 елның 1 гыйнвары, СССР, Казакъ ССР, Җамбыл өлкәсе, Мерке2024 елның 14 июне, Казакъстан, Алматы) — кытай теле белгече, 1нче класслы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илче (1992), бәйсез Казакъстанның Кытайдагы беренче илчесе (1992-1995), «Мохтар Әвәзов фонды» иҗтимагый фонды президенты (2008 елдан). Казакъстанның атказанган эшлеклесе (2001). Казакъстан язучылар берлеге, Казакъстан кинематографистрар берлеге әгъзасы. Казакъстанның ПЕН-клубы әгъзасы. Мәдәният, тарих, сәясәткә багышланган 300дән артык хезмәте басылган.

Морат Әвәзов
каз. Мұрат Әуезов
Туган телдә исем Морат Мохтар улы Әвәзов
Туган 1 гыйнвар 1943 (81 яшь)
Казакъ ССР, Җамбыл өлкәсе, Мерке
Үлгән 14 июнь 2024[1] (81 яшь)
Казакъстан, Алматы
Милләт чала казакъ[2]
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
 Казакъстан
Әлма-матер Институт стран Азии и Африки[d]
Һөнәре кытай теле белгече, илче
Балалар улы Магҗан,
кызы Зифа
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Казакъстанның атказанган эшлеклесе (2001)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Википедиядә Әвәзов (мәгънәләр) фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.

1943 елның 1 гыйнварында Казакъ ССР Җамбыл өлкәсе Мерке шәһәрендә туган. Әтисе Мохтар Әвәзов (1897-1961), казакъ әдәбияты классигы, әнисе Фатыйма Габитова (1903-1968), мөгаллимә. Ата-анасы сәяси золымга эләгеп, аларга карата репрессияләр башлангач, әнисе, балаларын алып, Җамбыл өлкәсе Мерке шәһәренә күчеп китә. Шунда сөргендә вакытта Морат туа. 1949 елда гаилә Алматыга кайта.
Мәскәү дәүләт университеты каршындагы көнчыгыш телләре институтының кытай филологиясе бүлеген (1965), ССРБ ФА дөнья әдәбияты институтында аспирантура (1969) тәмамлый. «Хәзерге казакъ әдәбиятының милли үзенчәлек проблемалары» (рус. Проблемы национального своеобразия современной казахской литературы) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1969).

2024 елның 14 июнендә озакка сузылган каты авырудан соң 82нче яшендә вафат булган[3][4].

  • 1963-1969 «Жас Тұлпар» (тат. Яшь тулпар) яшьләрнең формаль булмаган хәрәкәтен оештыручы һәм лидерларының берсе.
  • 2001 «Иҗтимагый яклау» иҗтимагый фонды учредительләренең берсе.
  • 2003 «Планетарное око» фестивале (Бишкәк) президенты.
  • «Рух-Мирас» иҗтимагый берләшмәсе президенты.
  • 2005 Алматы культурологлары форумы рәисе.
  • 1990-1991 Казакъ ССР югары шурасы депутаты.
  • 1991-1992 Казакъстан югары шурасы комитеты рәисе.
  • 1996-1999 «Азамат» фиркасенең рәистәше.
  • Беренче хатыны Хорлан Рәхимбәк кызы (МДУда укыганда танышалар). Кызлары Зифа.
  • Икенче хатыны Зөһрә (Зауре). Улы Магҗан
  • Өченче хатыны Тамара.
  Мин әле дә әниемнең мәхәббәтен тоям, аның җылысын сизәм. Әни турында уйлау да, йөрәк хәтере белән хәтерләү дә миңа көч бирә  

Бүләкләре,мактаулы исемнәре

үзгәртү

  1. https://www.azattyq.org/a/32993504.html
  2. Әнисе Фатыйма Габитова татар милләтеннән
  3. Скончался Мурат Ауэзов. Tengrinews.kz, 14.06.2024
  4. Умер Мурат Ауэзов. informburo.kz, 14.06.2024(рус.)
  5. ТheNews.kz сайтында(үле сылтама)
  6. IPPOKRENA фәнни-популяр онлайн-басмасы, archived from the original on 2019-02-07, retrieved 2016-11-12
  1. М.М. Ауэзов. Уйти, чтобы вернуться. Алматы: Жибек жолы, 2011[1].
  1. http://almaty-lit.ucoz.ru/news/2011-03-18-770